«

»

Сен 06 2017

Бәйрәмгә чакырабыз!!!

9 сентябрь көнне, сәгать 11-дә Богдан авылына „Исәнме сез, авылдашлар!” һәм „Шәҗәрә” бәйрәменә рәхим итегез!

Богдан авылында туып-үсеп, Мәскәү, Екатеринбург, Уфа һәм башка өлкәләрдә яшәгән күренекле кешеләр, якташлар, кунаклар кайтуы көтелә. Барыгызны да Гөлназ Фәхертдинова (җыр), Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар (җыр-бию), Искәндәр Газизов (җыр) һәм Айрат Галиев (баян, тальян) катнашлыгында зур концерт программасы сөендерер дип уйлыйбыз.

Корбан итеннән плов әзерләнә – авыз итәрсез. Балалар өчен батут – горка да сикерү (15 мин.-100 сум), карусельда әйләнү (5 мин.-100 сум), попкорн – 50 сум, “сладкая вата” -80 сум.

Оештыру комитеты.