«

»

Июн 28 2018

Сабантуйга чакырабыз!!!

Хөрмәтле авылдашлар һәм кайткан кунаклар!

1 июль көнне барыгызныда

«САБАНТУЙ  – 2018» халык бәйрәмен тамаша кылырга һәм бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз!

ПРОГРАММАДА:

11.00 сәг.  «Сабантуй-2018» халык бәйрәмен тантаналы ачу.

12.00 сәг.  Концерт программасы. Спорт ярышлары һәм халык уеннары:

– милли көрәш (18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән югарырак);

– ат чабышы;

– чүлмәк вату (шар шартлату), арбага утыртып йөгерү, аркан тартыш, волейбол, “ОКА” тарту, әтәч артыннан авыш баганага менү, бүләкләр кисү (нәни катнашучылар арасында), катыктан кәнфит эзләү (нәни катнашучылар арасында), зур галош киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, утын кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чангыда йөрү һ.б.);

җыр, бию.

Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар (җыр-бию), Айрат Галиев (баян, тальян, курай) катнашлыгында зур концерт программасын һәм сабантуйны яшь талантлы җырчы, юмор остасы Рустам Шакиров алып бара.

Богдан авыл советы. Оештыру комитеты.