Хөрмәтле авылдашлар!
09 сентябрь көнне Богдан авылы нигезлэнүгә 325 ел тулуга багышланган ,,Исәнме сез, авылдашлар,, һәм ,,Шәҗәрә,, – бәйрәме үткәрелә.
Шул чарага багышлап йорт яны участоклары арасында смотр-конкурс оештырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
“Иң матур йорт” (йортның һәм йорт-яны каралтыларының, койма һәм рәшәткәләрнең эстетик күренеше);
“Иң дөрес йорт” (йорт-яны каралтыларың уңай урнашуы, пөхтәлек һәм чисталык);
“Иң ямьле йорт” (йорт-яны участогында чәчкәләр урнаштыру, төрле идеяләр куллану, түтәлләрдәге чисталык);
“Барысы да балалар өчен” (песочница, турник, качели, бассейн һәм башка җиһазлар);
“Иң уңган йорт хуҗасы” (барлык таләпләргә җавап бирә торган хуҗалык).
Конкурс нәтиҗәләрен комиссия билгеләячәк. Һәрбер номинация буенча бер урын билгеләнәчәк.
Оештыру комитеты.